Кече һәм урта предприятиеләр (МСП) 4,5% һәм еллык 3% ставка буенча ташламалы кредитлар ала алачак.

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бу хакта карарны РФ Хөкүмәте Рәисе имзалады. 
Яңа программа буенча кредитларны өч ел бирәчәкләр - 2022 елдан 2025 елга кадәр.
Кредитны иң күбе 10 елга алырга мөмкин булачак.
Беренче чиратта авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм кунакханә бизнесы өлкәсендә эшләүче кече һәм урта предприятиеләр ташламалы кредитлар алачак. Быел гына да яңа программа буенча 50 млрд сумлык кредит биреләчәк. Кредитлауның яңа программасы - инде гамәлдә булган ике программаны берләштерү нәтиҗәсе: «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында ташламалы кредитлау һәм Россия Банкы һәм КУЭ корпорациясе тарафыннан кече һәм урта предприятиеләрне кредитлауны стимуллаштыру.
Документ: 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International