РФ хөкүмәте РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 22 августындагы 832 номерлы "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар үткәрү максатлары өчен чит дәүләтләрдән килә торган азык-төлек продуктларының аерым төрләрен кертүне чикләү турындагы" карарына төзәтмәләр кертте. Аерым алганда, "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның гамәлдәге редакциясенә ярашлы рәвештә, документта кулланыла торган терминология китерелгән. Моннан тыш, 44-ФЗ номерлы Законның 75 маддәсенең 1 нче өлешенә, рөхсәт бирүне чикләүне кулланмаска хокуклы заказчыларны күрсәтеп, сылтама төшереп калдырылды (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 15 февралендәге 175 номерлы карары).
Күрсәтелгән үзгәрешләр 2022 елның 26 февралендә үз көченә керә һәм гамәлгә ашырылуы турында ЕИСта күрсәтелгән датага кадәр урнаштырылган закупкаларга карата кулланылмый.