Өченче укылышта Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына төзәтмәләр кабул ителде. "Юридик затларның аерым төрләре товарларын, эшләрен, хезмәт күрсәтүләрен сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча заказчылар өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән төзелгән шартнамә (аның этабы) буенча түләү срогын бозган өчен штрафлар каралган. Вазыйфаи затлар өчен штраф - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Документ:
N 902432-7 Федераль закон проекты