Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты офис кәгазе белән тәэмин итүгә электрон аукцион игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе - 10,4 млн сум.
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте аңлатканча, контракт системасы турындагы гамәлдәге законнар заказчыны сатып алу объектының тасвирламасын аңа Россия сәнәгать продукциясе реестрына кертелгән кимендә ике җитештерүченең продукциясе туры килерлек итеп формалаштырырга мәҗбүр итми.