2020 елның 14 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Петербург урамы, 86 йорт, 1 кат.
Татарстан Республикасы сатып алулар буенча Дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1. Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алулар өлкәсендә контракт системасын җайга салу чараларын гамәлгә ашыру;
2. Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;
3. Татарстан Республикасы ихтыяҗларын тәэмин итү өчен сатып алуларны гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы заказчылары эшчәнлегенең методологик тәэмин ителешен гамәлгә ашыру;
4. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда, Татарстан Республикасы заказчылары белән дәүләт контрактларын, шулай ук теләсә нинди формада башка граждан-хокук шартнамәләрен төзү максатларында тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү функцияләрен башкару:
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 28 августындагы 615 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен аерым төр товарларны китерүгә, эшләрнең аерым төрләрен башкаруга, хезмәт күрсәтүләрнең аерым төрләрен башкаруга, Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен үзәкләштерелгән сатып алына торган товарлар исемлегенә (алга таба - Детальләштерелгән исемлек) ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен хезмәтләр күрсәтүгә;
- Заказчылар ихтыяҗлары өчен Татарстан Республикасы сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү функцияләрен башкарган Татарстан Республикасы дәүләт заказчылары һәм Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләре исемлегендә күрсәтелгән Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәтләр) кайтару очракларыннан (Детальләштерелгән исемлек нигезендә товарларны (эшләр, хезмәтләр) кайтару очракларыннан тыш) җибәрүгә;
5. Татарстан Республикасы һәм муниципаль заказчылар, муниципаль бюджет учреждениеләре өчен килешү нигезендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү;
6. Закон нигезендә уртак конкурслар һәм аукционнар үткәрү;
7. Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын, Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләре акчаларын, бюджеттан тыш финанс чыганакларын (финанс белән тәэмин итү чыганакларына бәйсез рәвештә) планлаштыруның һәм тотуның нәтиҗәлелеген арттыру;
8. Татарстан Республикасы заказчыларының һәм аларга буйсынучы учреждениеләрнең (алар булса) товарларда, эшләрдә һәм хезмәт күрсәтүләрдә ихтыяҗларын инвентаризацияләү, стандартлаштыру, ихтыяҗын оптимальләштерү;
9. Татарстан Республикасы ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алулар өлкәсендә намуслы конкуренцияне, хәбәрдарлыкны һәм ачыклыкны үстерү, товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алулары процедураларында катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү.
Хөрмәтле гражданнар!
Гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында гражданнарны кабул итү язылу буенча гына алып барыла - (843) 212-28-12.
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында булганда, агымдагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, сулыш органнарын яклау чараларын куллану, кул гигиенасын һәм социаль дистанцияне (1,5-2 метр) саклау максатыннан, шулай ук шәхси кабул итү озынлыгын кыскарту максатларында мөрәҗәгать текстын алдан ук язу рәвешендә әзерләргә кирәк.
Югары температурада яки ОРВИның башка билгеләрендә өйдә калырга киңәш итәбез. Язма мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы сатып алулар буенча Дәүләт комитетының goskomitet.zakupki@tatar.ru электрон почтасына яисә Интернет аша җибәрергә мөмкин.