Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2020 елның 2 октябре, җомга

2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Иҗтимагый совет утырышында:
1. Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, АЖ «Сатып алуларны үстерү үзәге "  вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрү турындагы мәсьәлә каралды.

2.01.10.2020 үз көченә кергән контракт системасы турындагы законнарга үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларда инвалидлар оешмаларының катнашуы өлешендә контракт системасы турындагы законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелде.

3.Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 2020 елның I яртыеллыгында үткәрелгән тикшерү чаралары йомгаклары буенча сатып алулар өлкәсендә контроль нәтиҗәләре турында мәгълүматын анализладылар.

4. 2020 елның III кварталында Татарстан Республикасы заказчыларының сатып алу мониторингы һәм ачыкланган хокук бозулар, шулай ук коррупциянең торышы һәм Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитетында коррупция шартларын киметү буенча күрелә торган чаралар турында докладлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International