Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алу объекты булган медицина эшләнмәләрен сатып алганда лотлар формалаштыруга таләпләр турында» карары проектын эшләде. Әлеге документ нигезендә медицина эшләнмәләрен сатып алуны гамәлгә ашырганда төрле төрдәге медицина эшләнмәләре бер контракт (бер лот) предметы була алмый, моңа контрактның башлангыч (максималь) бәясе 300 мең сумнан артмаган очраклар керми.
Документ: РФ Хөкүмәтенең карар проекты