Электрон сатып алулар өчен типлаштырылган гаризалар һәм типлаштырылган документларга таләпләр расланды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдән электрон сатып алуларның барлык төрләрендә катнашу өчен типик гаризаларны раслау турында Хөкүмәт карары үз көченә керә.

Документ нигезләмәләре күпчелек өлеш буенча электрон мәйданчык операторларына юнәлдерелгән, алар катнашучыларга типлаштырылган формалар буенча заявка бирү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш булачак. Катнашучыларның үзләре өчен бернәрсә дә үзгәрмәячәк, чөнки мәгълүматлар һәм документлар составына карата таләпләр 44-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән. Карар аларны кабатлый гына.

Заказчылар типлаштырылган форманы бары тик тәкъдимнәр соратып алганда гына кулланачаклар. Нәкъ менә әлеге сатып алу төре өчен документларда гариза формасын китерергә кирәк. Башка очракларда заказчылар моны эшләргә хокуклы түгел.

Шулай ук карарда сатып алу турында типлаштырылган документациянең эчтәлегенә, составына һәм эшләү тәртибенә карата таләпләр расланды. Финанслар министрлыгы документациянең бердәм формасын әзерли, аны заказчылар кулланырга тиеш булачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: гаризалар белән бәйле ситуациядә дә документларның составы һәм эчтәлегенә карата таләпләр  44-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.

Документ: РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 5 ноябрендәге 1401 номерлы карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International