Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә электрон аукцион үткәргәндә 44-ФЗ номерлы Федераль законны бозу турында шикаять килде. Билгеләп үтик, мондый шикаятьне сатып алуның теләсә кайсы катнашучысы бирә ала.
Шикаятьне карау барышында гариза бирүче турында мәгълүматларның сатып алулар катнашучылар реестрында, шулай ук электрон аукционда катнашучылар реестрында булмавы ачыкланды.
Контроль орган искәрткәнчә, электрон процедураларда катнашу өчен аккредитацияләнгән катнашучыларга ЕИСта 2019 ел ахырына кадәр теркәлергә кирәк. Мондый затлар турында белешмәләр һәм документлар сатып алуларда катнашучылар реестрына кертелә.
Аккредитацияләнгән катнашучы турындагы белешмәләр электрон аукционда катнашучылар реестрына кертелсә,сатып алуда ЕИСта теркәлмичә катнашырга мөмкин.
Гариза бирүче турында мәгълүматлар реестрларда булмаганлыктан, ул сатып алуда катнаша алмый. Шикаять нигезсез дип табылды.
Документ: Россия Федераль антимонополия хезмәте идарәсенең 13.08.2019 көннән 066/06/105-2463/2019 номерлы карары