Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында дәүләт сатып алулары мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде.
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы һәм «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы эшчәнлеге мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга Республика конкурсы уздыра.
Конкурсның максатлары:
- сатып алулар өлкәсендә контракт системасы эшчәнлеге турында җәмгыятьнең мәгълүматлы булуын, мәгълүматның ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген арттыру;
- сатып алулар өлкәсендә контракт системасы эшчәнлеге, бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру, көндәшлекле мохит булдыру, инновацияләрне стимуллаштыру мәсьәләләрен җәмәгатьчелеккә фикер алышуның активлыгын стимуллаштыру;
- республика товар җитештерүчеләренең игътибарын дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларда катнашу мәсьәләләренә җәлеп итү;
- кече эшмәкәрлек субъектлары, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар, инвалидлар оешмалары, җинаять-башкарма системасы оешмалары һәм предприятиеләре игътибарын дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларда катнашу мәсьәләләренә җәлеп итү.
Конкурста катнашуга 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 15 ноябренә кадәр чыккан һәм конкурсның максатларына җавап бирә торган эшләр кабул ителә.
Конкурс эшләре 2019 елның 15 ноябрендә 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин.
Заявка формасын күчереп алырга.
Конкурста катнашу сораулары буенча «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» ТР Дәүләт унитар предприятиесенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 420107, Казан шәһәре, Петербург ур., 86, кабул итү бүлмәсе, e-mail: crz.rt@tatar.ru тел.: (843) 212-28-05. Җаваплы зат: Федорова Юлия Сергеевна.