2020 елга һәм алга таба сатып алуларның план-графикларын төзиячәк кагыйдәләр проекты әзерләнде

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдән сатып алуларны планлаштыруның яңа кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Зур вакытка план-график төзергә һәм аның формасындагы мәгълүматларны азрак күрсәтергә кирәк булачак. Финанслар министрлыгы әлеге яңалыкларны исәпкә алып, план-графикларны әзерләү кагыйдәләре проектын эшләде. Алар буенча сатып алуларны 2020 елга һәм аннан соң да планлаштырырга кирәк булачак.

Кагыйдәләр кем өчен эшләнгән

Бу юлы Финанс министрлыгы федераль, муниципаль ихтыяҗлар һәм субъектлар ихтыяҗлары өчен сатып алуларның план-графикларын раслау кагыйдәләрен бүлмәде. Проект № 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча барлык заказчыларга да кагыла.

План-графикны зур срокка ничек төзергә

44-ФЗ номерлы Федераль законга һәм яңа кагыйдәләр проектына төзәтмәләр нигезендә план-графикны бюджет турында закон яки муниципаль актның гамәлдә булу вакытына рәсмиләштерергә кирәк булачак. Мәсәлән, федераль заказчыларга өч елга план-график төзергә туры киләчәк.

Проект аныклый: расланган план-графикка ел саен бюджет турында кабул ителгән яңа актны исәпкә алып үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Киләсе финанс елы, план чорының беренче елы буенча мәгълүматларга төзәтмәләр кертергә һәм документны план чорының яңа елы буенча мәгълүмат белән тулыландырырга кирәк булачак.

План-графикны формалаштыру һәм раслауга күпме вакыт биреләчәк

Хәзерге кебек үк, план-графикны раслау өчен заказчыларның бюджет йөкләмәләре лимитларын алганнан яки финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын раслаганнан соң 10 эш көне булачак. План-графиклар бюджетлар турында яисә финанс-хуҗалык эшчәнлеген планлаштырганда закон проектларын төзү һәм карау барышында формалаштырылачак.

Тулырак мәгълүматне Карар проектында карарга була

Документ: РФ Хөкүмәте Карары проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International