Россия Федерациясенең Финанслар Министрлыгы 1 нче июль көненнән соң “ЕИС” системасында конракт үтәлеше турында отчетны урнаштыруы үзенчәлекләрен аңлатты

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

 

Министрлык белгечләре заказчыларның 05.04.2013 көннән 44 нче ФЗ карарларын  ничек куллануы турындагы сорауга җавап бирделәр. Сүз монда 44 нче Федераль Законга үзгәрешләр кертә торган 504 нче Федераль Закон үз көченә кергәннән соң заказчыларга төзелгән контракт турындагы мәгълүматне Федераль Казначействога җибәрү һәм аны “ЕИС” системасына кертү турында бара.

Аерым алганда, аңлатма бирелде: заказчының контракт үтәлеше турындагы отчетны “ЕИС” системасында 1 июль көненә кадәр урнаштыру бурычы булса, ул аны 44 нче Федераль Законның 94 нче статьясының 9 нчы өлеше таләпләре буенча башкара (504 ФЗ үз көченә кергәнгә кадәр)

Шулай ук контракт 1 нче июль көненә кадәр төзелсә, ә отчетны урнаштыру бурычы бу датадан соңрак булса, әлеге отчет 44 нче Федераль Законның 94 нче статьясының 9 нчы өлешенә кергән үзгәрешләр исәбе белән урнаштырыла.

Документ: Россия Финанслар Министрлыгының 18.05.2018 көннән 24-03-07/34121 номерлы Хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International