29 июннән бөтен унитар предприятияләр 44 нче ФЗ буенча үз акчаларына сатып алуны үткәрмәскә мөмкин.
Бу елны ук 223 нче Федераль законга күчү өчен 1 нче октябрьга кадәр “ЕИС” системасында сатып алу буенча карарны һәм сатып алу планын урнаштырырга яки кулланыла торган документларны үзгәртергә кирәк. Болар эшләнмәсә ел ахырына кадәр сатып алулар элеккечә ясалачак.
Яңа карар 1 нче июльдән үз көченә кергән үзгәрешләр белән төзелергә тиеш. Әлеге датага кулланыла торган карар булса, бу үзгәрешләрне кертмәскә һәм ел ахырына кадәр иске кагыйдәләр белән эшләргә була.
Документ: 29.06.2018 көннән 174 номерлы Федераль закон (әйтелгән карарлар өлешендә 29.06.2018 көннән эшли башлады)