Товар формаль яктан гына дәүләт заказчының таләпләренә туры килмәсә, гаризаны кире кагырга ярамый

2018 елның 6 июле, җомга

Заказчы принтерлар сатып алырга теләгән. Таләпләрнең берсе әлеге принтерда бер төрле кәгазь калынлыгы куллануы булган. Документациядә әлеге күрсәткечнең диапазоннары китерелгән булган.

Катнашучы гаризада киңәйтелгән диапазонны күрсәткән.  Тәкъдим ителгән принтерлар, шулай ук заказчы документациядә күрсәткән кәгазъ белән дә эшли ала дип аңлатма биргән.

Комиссия катнашучының гаризасын кире каккан. Якин ФАС мондый карарны законсыз дип раслаган.

Товарның сыйфатлары заказчы таләп иткән сыйфатлардан киңрәк булса, әлеге товар заказчының таләпләрен канәгатьләндерә дип аңлатыла. Мондый чакта гаризаны кире кагырга кирәкми.

Документ:

К-2034/16/АК1192-17 номерлы 05.12.2017 көннән Россия ФАС карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International