Заказчыларның 01.07.2018 көннән 01.01.2019 көнгә кадәр сатып алуларны ничек итеп ясауга Минфин аңлатма бирде

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Аерым алганда, яңа электрон мәйданчык эшли башлаганчыга кадәр (01.07.2018 көннән 01.10.2018 көнгә кадәр):

Заказчы электрон процедураны элек сайланган электрон мәйданчыкта уздырырга хокуклы;

Әлеге мәйданчыклар гамәлдәге тәртибтә үз эшләрен дәвам итәләр һәм яңа электрон процедураларны 44-ФЗ таләпләре белән (504-ФЗ редакциясендә) үткәрүне тәэмин итәләр;

Күрсәтелгән үзенчәлекләре арасында түбәндәгеләре әйтелеп китә:

Электрон процедуралар, электрон аукцион үткәрү нәтиҗәләрендә контрактлар элек сайланган мәйданчыкларда “ЕИС”ны кулланмыйча төзеләләр (01.07.2018 көннән яңа мәйданчыклар эшли башлаганчыга кадәр);

Мәйданчыклар эшли башлаган көннән электрон процедуралар (электрон аукционнан башка) нәтиҗәсендә төзелгән контрактлар “ЕИС” ярдәмендә төзеләләр;

Электрон аукцион нәтиҗәсендә төзелгән контраклар 01.01.2019 көнгә кадәр элек сайланган һәм яңа мәйданчыкларда  “ЕИС”ны кулланмыйча төзеләләр. Шулай ук “ЕИС”ны кулланып электрон аукцион нәтиҗәсендә контрактларны төзү 01.01.2019 көннән керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International