Сабиров
Руслан Наил улы
Татарстан Республикасының Cатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 86 йорт
Телефон:
(843) 562-04-88
E-Mail:
goskomitet.zakupki@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1981 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасының шәһәр тибындагы Арча поселогында туган.

2003 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый, 2006 елда - «АПК предприятиесендә икътисад һәм идарә итү» белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген Р.Н. Сабиров Казан дәүләт университетында укыган вакытта башлады: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Дәүләт теркәү палатасында белгеч вазыйфасын биләде, Ачык типтагы акционерлык җәмгыяте «Икмәк-кондитер комбинаты»нда маркетолог булды, Казан дәүләт педагогика университетының юридик бүлегендә юрист булып эшләде. 2004 елдан 2006 елга кадәр «Органик синтез» ачык акционер җәмгыятенең мөлкәт белән идарә итү бүлегендә икътисадчы булып эшләгән.

2007 елдан Р.Н. Сабиров дәүләт идарәсе системасында эшли: Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры ярдәмчесе, Федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография гомуми тәэминат бүлеге башлыгы булып эшләгән.

2011 елдан 2015 елга кадәр Р.Н. Сабиров Татарстан Республикасы Президентының Эшләр идарәчесенең урынбасары вазыйфасын биләде. 2015 елдан АҖ «Связьинвестнефтехим» директорлар советының рәисе киңәшчесе булып эшләгән.

2021 елның 09 июненнән Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International