Чистай муниципаль районының Боз спорт сарае 40-50 урынга исәпләнгән автобус сатып алачак. Тиешле мәгълүматны бердәм мәгълүмат системасында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.
Хөкүмәт Россиядә тулысынча чит ил технологияләренә һәм open-source таянмыйча эшләнгән программа тәэминатына дәүләт сатып алуларында өстенлек бирәчәк. Бу хакта Премьер Михаил Мишустин АСР-2025 конференциясендә белдерде. Мондый карарлар цифрлар министрлыгы реестрында махсус маркировка белән билгеләнәчәк һәм сатып алулар вакытында өстенлекләр алачак.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Татарстан Архив фонды документларын цифрлаштыру эшләрен башкаруга электрон аукцион үткәрү турында мәгълүмат урнаштырды. Эшләрнең бәясе-8,9 млн сум. Заказ бирүче-Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.
Күп кенә үзмәшгульләр сорау бирә: аларның пенсиясе ничек формалашачак? Әйдәгез тикшереп карыйк!
Хөкүмәтнең 23.12.2024 № 1875 карарына тиешле төзәтмәләрне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән.
Дуслар, исегезгә төшерәбез, бездә RuTube-канал бар! Анда сезнең эшегез өчен бик күп файдалы һәм кызыклы нәрсәләр табарга мөмкин.
РФ Хөкүмәтенең 752 нче карары басылып чыкты, ул капиталь төзелеш объектының проект документациясен әзерләү кагыйдәләрен раслый — капиталь төзелеш объектларын архитектур-төзелеш проектлаганда берничә тапкыр куллану максатларында.
Бастырылу күрсәтмәсе " Россия Федерациясе Хөкүмәте 29.05.2025 № 1375-р
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстанда дәүләт һәм муниципаль контрактлар төзегәндә экономияләү суммасы 2,35 млрд сумга җитте. Бу сан башкарылган килешүләрнең гомуми күләменнән ике проценттан бераз артыграк тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында Марат Зиатдинов рәислегендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты белем һәм квалификация дәрәҗәсе турында дәүләт үрнәгендәге документлар бланкларын китерүгә электрон аукцион үткәрү турында мәгълүмат урнаштырды.