ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты җәмәгать судьяларының квалификациясен күтәрү һәм республиканың беренче тапкыр билгеләнгән җәмәгать судьяларын һөнәри әзерләү буенча белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә электрон аукцион үткәрү турындагы мәгълүматны бастырып чыгарды.
Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты коллективы Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Геройлар һәм батырлыклар» проекты күргәзмәсендә булды. Экскурсияне Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Александр Александров үткәрде.
Укулар «Татарстан Республикасы сатып алуларын үстерү үзәге»АҖ тарафыннан оештырылган.
2025 елның 11 мартыннан медицина эшләнмәләрен дәүләт сатып алулары вакытында контрактның башлангыч максималь бәясен исәпләү тәртибендә үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер заказ бирүчеләр уртача бәяне билгеләгәндә үз төбәгендә генә түгел, күрше субъектларда яки бер федераль округ чикләрендә төзелгән килешүләрне дә исәпкә ала алачак.
Күчмә белем бирү чарасын ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «ТР сатып алуларны үстерү үзәге»АҖ белән берлектә оештырды.
2025 елның 1 апреленнән заказчыларны 44-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында контрактлар төзүнең, үзгәртүнең һәм өзүнең барлык этапларында Бердәм мәгълүмат системасын (ЕИС) кулланырга мәҗбүр итә торган яңа кагыйдәләр үз көченә керә.
2025 ел башыннан Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмат системасында гомуми суммасы 200 млн сумга якын булган 60 сатып алу урнаштырган. Мондый мәгълүматлар бүген ведомствода атналык киңәшмәдә яңгырады.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Сатып алуларны үстерү үзәге белән берлектә 11 мартта Чистайда муниципаль заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен күчмә семинар үткәрәчәк. Муниципалитетлар вәкилләрен 44нче Федераль законны бозмаска һәм барысын да кагыйдәләр буенча сатып алырга өйрәтәчәкләр. Бу инде ведомство муниципаль районнарга барып үткәрә торган өченче белем бирү чарасы.
Дәүләт Думасында дәүләт заказчыларына төзелеш өлкәсендә гамәлдә булган кагыйдәләр буенча төзекләндерүгә контрактларның җитди шартларын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк закон проектын карыйлар.