44-нче ФЗ буенча республика заказчылары өчен семинар-киңәшмә уткәрелде

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Сатып алулар буенча ТР дәүләт комитеты ДУП ТР “Сатып алулар үсеш үзәге” ярдәме белән 27 июньдә республика заказчылары өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Темасы: “ № 44-ФЗ законга туры китереп, сатып алуларны гамәлгә ашыруның үзенчәлекләре “ 2017 нче елда товарлар сатып алу сферасындагы контракт система, эшләр, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтүләр”.

Чарада республика заказчыларыннан 220 вәкил катнашты. Спикерлар сыйфатында ТР Дәүләт комитеты сатып алулар һәм ДУП ТР “Сатып алулар үсеш үзәге” вәкилләре чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмә барышында тыңлаучылар, закондагы һәм хокук практикасын кулланудагы соңгы үзгәрешләр турында белделәр, актуаль мәсьәләләр буенча сорауларга җаваплар һәм сатып алуны гамәлгә ашыру өчен белгечләрдән рекомендацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International