44-ФЗ буенча эшләүче заказ бирүчеләр өчен семинар-киңәшмә

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

10 ноябрьдә Татарстан Республикасының заказ бирүчеләре өчен  "№ 44-ФЗ номерлы федерал канун буенча 2016нчы елда  сатып алуларны гамәлгә ашыруның үзенчелекләре" темасы буенча чираттагы семинар-киңәшмә узачак.

Спикерлар сыйфатында Сатып алулар дәүләт комитетының, "Татарстан республикасының сатып алуларны үстерү Үзәге" вәкилләре чыгыш ясаячак.

Контракт хезмәтләре хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль заказчыларның контракт идарәчеләре белгечләрдән күп төрле сорауларга җавап алачаклар һәм 2017нче елга планнар турында беләчәкләр.

Чараны үткәрү урыны: Казан шәһ., Петербург ур., 52, "ИТ-Парк" технопаркы, 1 кат, конференц-зал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International