223-Федераль канун буенча Казанда тәэмин итүчеләр өчен семинар узды

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 августында Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ДУП РТ “Таратсан Республикасы сатып алулар усеше үзәге” оештыру ярдеме белән 223-Федераль канун буенча тәэмин итүчеләр өчен бушлай семинар уздырды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасында күрсәтелгән закон буенча эшләүче 40 оешмасынан 67 вәкилләре катнашты.

Семинар кысаларында 223-Федераль канунга кертелгән үзгәрешләр, канун буенча сатып алуларны оештыру һәм уздыру үзенчәлекләре һәм проблемалы мәсьәләләрен, шул исәптән 2017 елда сатып алу эшчәнлеге оештыру мәсьәләләре каралды.

Сатып алулар өлкәсендә белгечләргә даими рәвештә бу өлкәдә белемнәрен яңарту ихтыяҗ игътибарга алып, белгечләре белән тере әнгәмә кирәклеген истә тотып, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты мондый чараны агымдагы елның көзендә үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International