Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында кече күләмле сатып алулар буенча контрактларны Бердәм мәгълүмат системасында (ЕИС) төзүнең яңа тәртибен кулланган беренче төбәкләрнең берсе булды. Федераль казначылык тәкъдиме буенча экспериментта ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты һәм «юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ катнашты.
1 июльдән гамәлдә булган яңа кагыйдәләр заказчыларга 44-ФЗ номерлы Федераль законның 93 статьясындагы 1 өлешенең 4 һәм 5 пунктлары буенча проектны автоматик тикшерү белән турыдан-туры ЕИСта контрактлар төзергә мөмкинлек бирә. Бу сатып алу системасын цифрлаштыруның чираттагы этабы, ул контрактлар төзү вакытын кыскартырга, заказчыларга административ йөкләнешне киметергә һәм барлык катнашучылар өчен процедураларның тулысынча үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Проект кысаларында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты ведомство ихтыяҗлары өчен бердәнбер тәэмин итүче белән ике контракт төзеде. Ике контракт та электрон формада имзаланган һәм ЕИС контрактлары реестрына кертелгән.
«Пилот проектында катнашу безгә Кече сатып алулар буенча контрактлар төзүнең яңа механизмын эшләргә һәм аны масштаблаштыруга әзерләнергә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов.