ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты бизнеска ярдәм чаралары һәм дәүләт сатып алулары системасында үзгәрешләр турында хәбәр итте

2026 елның 6 марты, җомга

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан заказчылары тарафыннан 77 меңгә якын контракт төзелгән, шуларның 44 меңнән артыгы – кече эшмәкәрлек субъектлары белән. МСП өлеше 57% тәшкил иткән, ә мондый контрактларның гомуми суммасы 59 млрд сумнан артып киткән. Бүген «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов әнә шундый мәгълүматларны җиткерде.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт комитеты тарафыннан 8 млрд сумнан артык күләмдә 814 үзәкләштерелгән сатып алу уздырылган, шуларның 574е (70% тан артыгы) кече бизнеста. Контрактларның 80% тан артыгы республика башкаручы-тәэмин итүчеләр белән төзелгән.

«2026 елның төп үзгәрешләре арасында-заявкалардагы дөрес булмаган мәгълүматлар өчен катнашучыларның җаваплылыгын көчәйтү, фикер каршылыклары протоколлары саны буенча чикләүләрне гамәлдән чыгару, шулай ук контракт төзүдән нигезле баш тарту мөмкинлеге», – дип хәбәр итте комитет рәисе. 

Ул шулай ук җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү эше дәвам итүен билгеләп үтте. Картриджларны Россиядә бердәнбер булган Менделеевскидагы заводтан сатып алалар. Контрактларның 80% тан артыгы республика башкаручы-тәэмин итүчеләр белән төзелгән. Кече бизнестан иң күп сатып алулар компьютер техникасына (210,01 млн сум), офис кәгазенә (147,36 млн сум) һәм транспорт чараларына (139,45 млн сум) туры килгән. 2026 елда «икенче кул» сатып алулар буенча эшне дәвам итү планлаштырыла – кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең төп чараларының берсе.

Татарстанның заказчыларына һәм тәэмин итүчеләренә ярдәм йөзеннән 2025 елда Дәүләт комитеты 1 672 тыңлаучы катнашында 4 белем бирү чарасы үткәрде, шуларның 242се бизнес вәкилләре. 2026 елның 24 мартында Арчада республиканың 11 районында сатып алулар өлкәсе вәкилләре өчен быел беренче зона белем бирү семинары узачак. 

«Безнең төп бурыч — заказчыларны һәм тәэмин итүчеләрне хокук бозулардан саклап калу, җитештерүчеләргә продукцияне сатуда ярдәм итү, дәүләт белән бизнесның нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен ачык һәм конкурентлы шартлар тудыру», — дип йомгаклады Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International