Иртәгә, 2026 елның 6 мартында, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «дәүләт сатып алулары-2026: үзгәрешләр һәм яңа кагыйдәләр. Кече һәм урта бизнеска ярдәм»
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт (1 кат).
Матбугат конференциясе барышында 2026 елда Татарстан Республикасы Дәүләт сатып алулары системасына үзгәрешләр, шулай ук республика маркетинг үзәге эшчәнлеген дә кертеп, кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары тәкъдим ителәчәк.
Чара спикерлары:
Марат Зиатдинов – ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе
Яков Геллер - "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры
Линара Борһанова-ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясен онлайн-трансляцияләү оештырылачак.
ММЧ вәкилләрен чарада катнашырга чакырабыз.