Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың социаль өлкәсе ихтыяҗлары өчен автомобиль транспорты сатып алуга электрон аукционнар үткәрү турында мәгълүмат урнаштырды. Контрактларның гомуми суммасы 26 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Нәрсә сатып алу планлаштырыла:
- 9 Lada Largus автомобиле яисә эквиваленты (16,8 млн сум);
- 5 Lada Granta автомобиле яисә эквиваленты (5,05 млн сум);
- 1 Кече класслы ГАЗель Next автобусы яисә эквиваленты (4,5 млн сум);
Транспорт өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен республиканың төрле районнарында, шул исәптән Кайбыч, Арча, Нурлат, Баулы, Минзәлә, Алабуга, Яшел Үзән районнарында һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан тернәкләндерү үзәкләренә урнаштырылачак.
«Социаль учреждениеләр автопаркын модернизацияләү-социаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыруга һәм аеруча кайгыртуга мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга бер адым», - дип билгеләп үтте ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Электрон аукционнарда катнашу өчен гаризалар 2026 елның 16 һәм 18 февраленә кадәр ачык.