Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың mitt Россия халыкара туристик күргәзмәсендә катнашуын оештыру буенча электрон аукцион игълан итте. Заказ бирүче булып Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты тора. Контрактның башлангыч бәясе якынча 5 млн сум тәшкил итә.
Күргәзмә Мәскәүнең «Крокус Экспо» сында узачак, анда Татарстан үзенең туристик потенциалын Visit Tatarstan махсус стендында тәкъдим итәчәк. Чарада дөньяның 70 иленнән 1000нән артык компания һәм 16 000 белгеч катнашыр дип көтелә.
Регионны нәтиҗәле тәкъдим итү өчен хезмәтләрнең тулы комплексын гамәлгә ашыру планлаштырыла:
- Күргәзмә стендын сәнгатьчә бизәү;
- Күргәзмә конструкцияләрен бирү;
- Стендны җиһазлар, савыт-саба, аш-су приборлары һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү;
- Экспозиция эшен тулысынча оештыру ягыннан тәэмин итү.
"MITTДА катнашу Татарстанны Россиянең әйдәп баручы туристлык үзәкләренең берсе буларак таныту өчен стратегик бурыч булып тора», - дип билгеләп үтте ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Электрон аукционда катнашу өчен гаризалар бирү 2026 елның 13 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак фото-сайт: https://tourism.tatarstan.ru/