Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты электрон аукцион уздыру турында мәгълүмат урнаштырды.
Сүз медицина препараты – Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарны йогышлы авырулардан саклау буенча профилактик чараларны тәэмин итү өчен кирәкле инактивацияләнгән катнаш вакцина сатып алу турында бара.
Заказ бирүче-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.
Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 24,2 млн. сум тәшкил итә
Аукционда катнашуга гаризалар 2026 елның 11 февраленә кадәр кабул ителәчәк.