Бүген Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында атналык киңәшмә барышында республиканың дәүләт сатып алулары системасын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитетының һәм «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖнең Рәхмәт хатларына Елена Генсеровская, Полина Гайнетдинова, Марина Колесникова, Кира Нуриева, Гөлдар Йосыпова, Никита Филиппов һәм Фидан Шакиров лаек булды.
Котлыйбыз!