Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе кысаларында республиканың дәүләт сатып алулары системасын үстерүгә зур өлеш керткән белгечләрне дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Мактау грамотасына ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов лаек булды.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитетының әйдәп баручы белгече Айдар Илнур улы Гайнуллинга Татарстан Республикасы рәисенең рәхмәте аеруча зур танылу булды.
Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Мария Сергеевна Алмазова Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәтләренә ведомствоның берьюлы берничә хезмәткәре лаек булды:
- Дәүләт комитетының әйдәүче киңәшчесе Рина Гыйльфанова
- Үзәкләштерелгән сатып алулар бүлегенең әйдәүче белгече Адель Гыйльманов
- Үзәкләштерелгән сатып алуларны анализлау һәм тәэмин итү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Айдар Котдусов
- "ТР ЦРЗ" АҖ генераль директоры урынбасары Наилә Габидуллина
ТР Муниципаль берәмлекләре Советының Рәхмәте белән үзәкләштерелгән сатып алуларны анализлау һәм тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Регина Мөхәммәтҗанова билгеләнде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Рәхмәте-дәүләт контрактларын үтәү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алинә Хәкимуллина.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәхмәтенә үзәкләштерелгән сатып алулар бүлеге башлыгы Анастасия Суркова лаек булды.
Сатып алулар буенча дәүләт комитетыннан ТР Яшьләр хөкүмәте Киңәшчесе Кирилл Кувшиновка Рәхмәт хаты тапшырылды.