Татарстанда дәүләт сатып алулары нәтиҗәлелеге рейтингы лидерларын билгеләделәр

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында 2025 елда сатып алуларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясалды.

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль заказчылары арасында сатып алуларның нәтиҗәлелеген бәяләү ел саен конкурентлык критерийлары, алынган экономияләр, законнарның үтәлеше һәм заказчыларның профессиональлеге буенча үткәрелә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт органнары арасында иң яхшысы дип ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы танылды. Муниципалитетлар арасында Лидер-Әлмәт муниципаль районы.

Сатып алуларда югары нәтиҗәләр күрсәткән заказчылар Татарстан Дәүләт комитеты рейтингы лидерлары сыннарын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International