ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 2025 елга йомгак ясаячак

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты бүген, 29 гыйнварда, коллегиянең йомгаклау утырышын үткәрәчәк. Көн тәртибендә-2025 елда Дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен ясау һәм алдагы чорга республиканың Сатып алулар системасын үстерүнең стратегик юнәлешләре.

Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиәхмәтов, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер һәм «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ генераль директоры Нияз Газиев катнашачак.

ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов төп доклад белән чыгыш ясаячак. Киңәйтелгән киңәшмә барышында республика заказчыларын нәтиҗәлелек рейтингы нәтиҗәләре буенча бүләкләү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International