2026 елның 29 гыйнварында 16:00 сәгатьтә Казанда Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитетының «2025 елда эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында»дигән темага йомгаклау коллегиясе утырышы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашачак.
Көн тәртибендә-дәүләт комитетының узган елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен ясау һәм алдагы чорга республиканың Сатып алулар системасын үстерүнең стратегик юнәлешләре – Төп доклад белән Рәис Марат Зиатдинов чыгыш ясаячак.
Коллегия кысаларында Татарстанның Сатып алулар системасын үстерүдә мөһим роль уйнаучы ведомстволар һәм оешмалар вәкилләренең чыгышлары планлаштырыла.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиәхмәтов 2025 елда Сатып алулар өлкәсендәге контроль эшчәнлеккә анализ ясаячак. «ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ генераль директоры Яков Геллер төбәк маркетинг үзәге эше турында сөйләячәк. «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ генераль директоры Нияз Газиев сатып алулар өлкәсендә белгечләрне өзлексез һөнәри үстерү системасын булдыру турында доклад белән чыгыш ясаячак.
Йомгаклау киңәшмәсе сатып алулар өлкәсендәге иң яхшы вәкилләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
Чара Казан шәһәре, Петербург ур., 86 йорт адресы буенча 5 нче каттагы конференц-залда узачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Электрон почта адресына аккредитацияләүгә гаризалар: M.A.Kolesnikova@tatar.ru элемтә өчен: Колесникова Марина Анатольевна, 562-04-84 (136), 8-987-282-29-52. ММЧ вәкилләрен теркәү башлана: 15: 30.