Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Тукай районының Яңа Троицк авыл җирлеге өчен авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу турында игълан итте – 2025 елда авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсында җиңүче, Ул ел саен «ТР Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.
2025 елда чыгарылган «Беларус-82.1» тракторын сатып алу планлаштырыла. Контрактның башлангыч максималь бәясе 2,7 млн сумнан артык тәшкил итә. Техниканы кайтару контракт төзелгәннән соң 30 көн эчендә планлаштырылган.
ТР Муниципаль берәмлекләре Советы мәгълүматларына караганда, быел грантлар конкурсына 305 гариза кергән, 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр тибындагы поселок җиңүче булган. Грант ярдәменең гомуми суммасы 347,5 млн сум тәшкил иткән.