Бер атна эчендә 240 млн сумга якын 61 сатып алу урнаштырылган

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында Марат Зиатдинов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Киңәшмәдә узган атнадагы эшкә йомгак ясалды.

Хисап чорында гомуми суммасы 239,8 млн сумнан артык булган 61 сатып алу бастырылган. Алар арасында төбәк өчен аеруча әһәмиятле берничә проект аерылып тора.

- Татарстанның 388 дәүләт һәм муниципаль учреждениесе өчен бензин һәм дизель ягулыгын үзәкләштереп сатып алуга дүрт электрон аукцион игълан ителде. Контрактларның гомуми башлангыч бәясе 893,99 млн сумнан артып китә. Сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль яклау объектларына, шулай ук ветеринария берләшмәләренә, урман хуҗалыкларына һәм мәгариф учреждениеләренә җибәреләчәк.

- Шулай ук коммуналь техниканы капиталь ремонтлау эшләрен башкаруга контрактның башлангыч бәясе 143,5 млн сумнан артык булган сатып алу игълан ителде. Заказ бирүчеләр булып муниципаль районнарның (Әлмәт, Буа, Зеленодольск, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Сарман) һәм республиканың дүрт шәһәренең (Баулы, Зәй, Яр Чаллы, Казан) башкарма комитетлары чыгыш ясый.

-Татарстан халкына хәбәр итү системасын эксплуатацияләү-техник хезмәт күрсәтү буенча 7,4 млн сумлык хезмәтләр сатып алу. Хезмәтләр Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетларына күрсәтеләчәк.

«Безнең бурыч-ачыклык һәм конкуренциянең барлык принципларын саклап, республика ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен сатып алуларны нәтиҗәле үткәрүне тәэмин итү", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International