Сатып алулар өлкәсендә квалификация күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерлек буенча белем бирү программаларына бердәй таләпләр

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты сатып алучылар берлеге сайтында сатып алулар өлкәсендә квалификация күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерлек буенча белем бирү программаларына бердәм таләпләр урнаштырылуын хәбәр итә.

Документ 2025 елның 10-11 сентябрендә Казанда сатып алулар өлкәсендә өйрәтүче оешмаларның беренче практик конференциясе кысаларында эшләнде һәм кабул ителде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә узды һәм бөтен илдән әйдәп баручы экспертларны, профильле учреждениеләр һәм мәгариф оешмалары вәкилләрен берләштерде.

Бердәм таләпләр сатып алулар буенча белгечләр әзерләү сыйфатын яхшыртырга һәм һөнәри бергәлекнең алга таба үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Документ белем бирү программаларының эчтәлегенә, форматына һәм нәтиҗәләренә стандартлар билгели, шулай ук әлеге өлкәдә укыту процессларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Тулы текст белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://project8267768.tilda.ws/edu_requirements

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International