Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмат системасында төрле модификациядәге 134 ноутбук сатып алуга үзәкләштерелгән сатып алулар урнаштырды. Сатып алуларның гомуми суммасы 11,2 млн сум тәшкил итә.
Яңа компьютер техникасы Казан, Аксубай һәм Лаеш районнарының социаль яклау учреждениеләренә, Әлмәт һәм Зеленодольск районнарының мәгариф учреждениеләренә, Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, республиканың пространствоны планлаштыру институтына, Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитетына һәм башка оешмаларга җибәреләчәк.
Тәэмин итүчеләрдән гаризалар 28 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Контракт шартлары нигезендә ноутбуклар 2025 елның 19 декабренә кадәр кайтарылырга тиеш, бу учреждениеләргә яңа елга кадәр матди-техник базаны яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Үзәкләштерелгән сатып алулар үткәрү ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, ул бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.