Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты ел саен «ТР Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган 2025 елда авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсында җиңүчеләр өчен авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга электрон аукционнар үткәрү турында игълан итте.
Дүрт сатып алу нәтиҗәсендә 42 миллион сумнан артыграк суммага 2025 елда чыгарылган 16 «Беларус-82.1» тракторы һәм 1 «Беларус-422.1» тракторы сатып алыначак.
Яңа техника Татарстан Республикасының сигез муниципаль районының 17 авыл җирлегенә: Агерҗе, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Менделеевск, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарына җибәреләчәк.
"Авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту-тракторлар сатып алу гына түгел, ул авылны үстерүгә һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга инвестицияләр. Яңа техника җирлекләр территорияләренә нәтиҗәлерәк хезмәт күрсәтергә, төзекләндерү эшләрен башкарырга һәм юл инфраструктурасын ел әйләнәсе тиешле хәлдә тотарга мөмкинлек бирәчәк", - дип шәрехләде ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Техниканы кайтару агымдагы елның 19 декабренә кадәр планлаштырылган. ТР Муниципаль берәмлекләре Советы мәгълүматларына караганда, быел грантлар конкурсына 305 гариза кергән, 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр тибындагы поселок җиңүче булган. Грант ярдәменең гомуми суммасы 347,5 млн сум тәшкил иткән.