ТР Дәүләт комитеты бер атна эчендә 126,8 млн сумлык дәүләт сатып алулары урнаштырган

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

13 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты 126,8 млн сумлык 36 яңа сатып алу урнаштырган. Бу хакта бүген узган атналык киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

Иң күп акча — 39,9 млн сум-республика оешмалары һәм ведомстволарының транспорт паркын яңартуга юнәлдереләчәк. Шулай ук сатып алулар структурасында компьютер техникасы (17,7 млн сум) һәм мебель (16,1 млн сум) шактый өлешне алып тора.

Игълан ителгән сатып алуларның башка категорияләре арасында — җиңел сәнәгать эшләнмәләре, дизель ягулыгы һәм дәүләт учреждениеләре ихтыяҗлары өчен бензин.

"Узган атна республикада дәүләт сатып алуларының тотрыклы динамикасын күрсәтә. Без процедураларның үтә күренмәлелеген һәм бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген тәэмин итүне дәвам итәбез", - дип ассызыклады комитет рәисе Марат Зиатдинов киңәшмә барышында.

Барлык урнаштырылган сатып алулар турында тулы мәгълүмат Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International