Яңа тракторлар Алексеевск районы автопаркын 10,1 млн сумга тулыландырачак

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

торы яисә эквиваленты сатып алына. Техника Майна, Көрнәле, Олы Тигәнәле һәм Войкино авыл җирлекләренә җибәреләчәк.

Торак пунктлар ел саен «ТР Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган 2025 елда авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Махсус техника сатып алу ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты тарафыннан урнаштырылган.

Контрактның башлангыч бәясе - 10,1 млн.сум. Сатып алу объектының тасвирламасына караганда, тракторлар 2025 елдан да иртәрәк чыгарылырга тиеш түгел. Техника кышкы чорда, шулай ук карьерларда, сазлыкларда һәм башка шартларда кулланылачак.

Исегезгә төшерәбез, ТР Муниципаль берәмлекләре советы мәгълүматлары буенча, конкурс 2013 елдан бирле үткәрелә, ел саен конкурста 43 муниципаль районнан 300 гә якын җирлек катнаша. Быел конкурста катнашуга 305 гариза кергән, шуларның 302се-авыл җирлекләреннән, 3се – шәһәр тибындагы бистәдән. Конкурс нәтиҗәләре буенча 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр тибындагы поселок җиңүче дип табылды. Аларга 347,5 млн сумлык грантлар җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International