Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республика учреждениеләре һәм ведомстволары өчен компьютер техникасын үзәкләштерелгән сатып алу турында игълан итте. Гомуми суммасы 17,7 млн сумнан артыграк булган 223 система блогы сатып алу планлаштырыла.
Компьютер техникасын Татарстан Республикасының 34 учреждениесе һәм ведомствосы сатып ала. Иң күп санны Яр Чаллы политехника көллияте, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшлы» тернәкләндерү үзәге, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе, шулай ук Казан шәһәре муниципаль учреждениеләренә бухгалтерлык хезмәте күрсәтү Үзәге сатып ала.
Катнашучылардан гаризалар 2025 елның 23 октябренә кадәр кабул ителә. Техник таләпләр һәм катнашу шартлары турында өстәмә мәгълүматны Бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында алырга мөмкин.