ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты коллективы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утыртуда катнашты. Быел Татарстанда акция 140 мәйданчыкта уза, 2 миллионнан артык утырту материалы утырту планлаштырыла.
Комитет хезмәткәрләре Лаеш районы Столбище авылы янына чыршы утырттылар. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен оештыручылар-РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АНО һәм «Экосистема»ВЭОД.
Акция «Экологик иминлек»милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.