2024 елда ТР Дәүләт комитеты тарафыннан 928 үзәкләштерелгән сатып алу уздырылган

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

2024 елда ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан гомуми суммасы 6,8 млрд сумлык 928 үзәкләштерелгән сатып алу уздырылган. Хисап мәгълүматы ведомствоның рәсми сайтында бастырылган.

Узган ел дәвамында ведомство тарафыннан 18 ачык конкурс, электрон формада 868 ачык аукцион һәм 42 котировка соратуы уздырылган.

Төбәк һәм муниципаль заказчылар өчен транспорт чаралары, бензин һәм дизель ягулыгы, техника, мебель, кәгазь һәм бланк продукциясе, кәрәзле элемтә һәм иминият хезмәтләре, җиңел сәнәгать эшләнмәләре һәм нанотехнологик продукция, азык-төлек һ. б. сатып алынды.

2024 елда Татарстан заказчылары тарафыннан Бердәм мәгълүмат системасы аша 210,8 млрд сумлык 74 352 контракт төзелгән.

"Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар өлкәсендә контракт системасы нәтиҗәле эшли. Төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, бизнес һәм иҗтимагый оешмаларның башкарылган эше нәтиҗәсендә республика 2024 елда дәүләт заказында 4,97 млрд сум акчаны янга калдыра алды", - дип шәрехләде ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International