ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов «Теләкләр чыршысы»акциясендә катнашкан өч баланың яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Ведомство җитәкчесе яшь казанлыларга бүләкләрне шәхсән үзе тапшырды.
Данил Трутнев спорт белән актив шөгыльләнә, бокс секциясенә йөри. Яңа елга ул велосипед уйлап тапкан.
«Данил күптән велосипед сораган иде, чөнки Казанда велосипед юллары күп, бөтен җирдә йөрергә мөмкин. Аның теләге үтәлде, улы шатланды! Хыяллар тормышка аша, аларга ышанырга кирәк», - дип уртаклашты Светлана Трутнева.
8 яшьлек Радэль Кыш Бабайдан акыллы колонка сораган. Ә 10 яшьлек Рияз йөзү белән мавыга һәм тимераякта шуарга өйрәнергә тели. Ул хоккей тимераяклары теләде.
Балаларга бүләкләрне сатып алулар буенча дәүләт комитеты оештырган Яңа ел чыршысында тапшырдылар.
«Теләкләр чыршысы» акциясе — хәзер мохтаҗларга Яңа ел могҗизасын бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек. Радел, Рияз һәм Данилның теләкләрен зур шатлык белән үтәде. Яңа ел хыяллары һичшиксез тормышка ашарга тиеш!», — диде Марат Зиатдинов.