Татарстанда Архив фонды кинодокументларын цифрлаштыралар

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстанда республика архив фонды кинодокументларын цифрлаштырырга планлаштыралар. Бу максатларга 6,5 млн сум юнәлтү планлаштырыла. Сатып алулар турында мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды.

Эшләрне контракт төзелгәннән соң 2 ай эчендә башкарырга кирәк. Алар үз эченә материалларның техник торышын тикшерүне һәм әзерләүне, кинодокументларны фильм-сканерлар ярдәмендә цифрлы күренешкә күчерүне, архив саклау өчен цифрлы файлларны язуны ала.

Кинодокументлар күчермәләрен цифрлаштыру һәм цифрлы эшкәртүгә заказ бирүче-Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International