Махсус техниканы Алабуга политехник көллияте өчен сатып алачаклар

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Алабуга политехник техникумы 4,7 млн сумлык «Беларус-1221.3» тракторы сатып алачак. Мәгълүматны бердәм мәгълүмат системасы сайтында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.

Махсус техника асмалы, ярымавеслы һәм тагылма машиналар һәм кораллар белән төрле авыл хуҗалыгы эшләрен башкару, транспортта эшләү өчен каралган. Китерү вакыты-контракт төзелгән көннән алып 28.12.2024 кә кадәр.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе – хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган урта һөнәри белемнең квалификацияле белгечләрен әзерләү буенча белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче күп профильле белем бирү учреждениесе. 2022 елдан көллият рәсми рәвештә «Профессионалитет» федераль проектын «Мәгариф»милли проектын гамәлгә ашыруга кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International