Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстанда температура төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика өстендәге күктә алмашынучан болытлы һава фаразлана. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз.
Төньяк-көнчыгыш җиле вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Аның көче 4-9 м / с тан артмаячак.
Төнге салкыннардан соң төбәктә һава 0, -4 градуска кадәр генә җылыначак (ТР башкаласында — 0, -2 градуска кадәр).