Татарстан учреждениеләре 3,2 млн сумнан артык компьютер техникасы сатып алачак. Тиешле мәгълүматны бердәм мәгълүмат системасы сайтында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.
Татарстанның 9 оешмасы һәм учреждениесе өчен 39 ноутбук сатып алачаклар, алар арасында — мәктәп, балалар бакчасы, Әлмәт районының физик культура һәм спорт идарәсе, «Костер» республика яшьләр үзәге, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге, «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү үзәге, Гражданнар оборонасы эшләре һәм республиканың гадәттән тыш хәлләренә. Бер ноутбукның бәясе, күрсәтелгән характеристикаларга карап, 56 мең сумнан 104 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Тәэмин итүчеләрдән гаризалар 28 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото freepik.com