ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бер атна эчендә 90,5 млн сумлык 49 сатып алуны бастырып чыгарган

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Узган атнада — 18 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр-ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Бердәм мәгълүмат системасында 90,5 млн сумлык 49 сатып алу урнаштырылды. Бу хакта бүген атналык киңәшмә барышында хәбәр иттеләр. Аны ведомство рәисе Марат Зиатдинов үткәрде.

"Мәсәлән, грантларны гамәлгә ашыру кысаларында республиканың авыл җирлекләре махсус техника сатып алуларын дәвам итәләр. Баулы районы өчен 3 трактор сатып алынган. 2024 елда ТР Дәүләт комитеты авыл җирлекләренә грантлар буенча 171 млн.сумнан артык акча сатып алган. Акча республиканың 27 районына тракторлар сатып алуга тотылды", - дип ассызыклады комитет җитәкчесе.

Атна дәвамында урнаштырылган сатып алулар исемлегендә - туристлык ресурсларын һәм сервисларын үстерү, шулай ук волонтерлар өчен брендлы продукция әзерләү, судья мантияләрен индивидуаль тегү, техника, челтәр җиһазлары, транспорт чаралары китерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе, вакытлы матбугат басмаларына язылу һәм илтеп җиткерү хезмәтләре, тәрҗемә хезмәтләре күрсәтү һ. б.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 10 аенда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 605 үзәкләштерелгән сатып алу уздырылган. Алар ачык конкурслар, электрон формада аукционнар һәм котировкалар соратып алу форматында гамәлгә ашырылды. Бюджет акчаларын экономияләү 6 процент тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International