Татарстанның кулланучылар базарына бәйсез экспертиза һәм мониторинг үзәге оптик приборны 2 млн сумга сатып алачак

2024 елның 22 ноябре, җомга

Республика бәйсез экспертиза һәм кулланучылар базары мониторингы үзәге автоматик цифрлы рефрактометр сатып алачак. Бу-төрле матдәләрнең параметрларын яктылык сындыру ысулы белән үлчәү өчен кулланыла торган махсус оптик прибор. Электрон аукцион уздыру турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды. Сатып алуның башлангыч бәясе — 2 млн.сум.

Прибор төрле тикшеренүләр үткәргәндә кирәк. Аның ярдәмендә матдәләрнең физик һәм химик параметрларын билгелиләр, продуктларның сыйфатын тикшерәләр. Шуңа күрә рефрактометрлар азык-төлек сәнәгатендә, медицинада, химиядә, фармацевтика һәм нефть-газ сәнәгатендә киң кулланыла.

Тәэмин итүчеләрдән гариза 29 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International