ТР икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгы салым органнарына бәйле

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан һәм тулаем Россия икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгы салым органнары эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Алар ярдәмендә бюджет үтәлеше сыйфаты яхшыра, эшмәкәрлек активлыгы арта һәм инвестицион климат яхшыра, дип белдерде, татарстанлыларны РФ Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлап, республика Премьер-министры Алексей Песошин.

"Хәзерге вакытта илебезнең салым системасын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Салым салуның үтә күренмәлелеген арттыру өчен, салым түләүчеләргә административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән заманча цифрлы продуктлар һәм сервислар кертелә", - дип билгеләде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, салым органнары хезмәткәрләре һәрвакыт компетентлылык, үҗәтлек һәм намуслылык кебек сыйфатлар белән аерылып торды. Ул шулай ук хезмәттәшләренә ышанычлы нигез салган ветераннарның хезмәтен дә билгеләп үтте.

"Салым органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына лаеклы хезмәтләре, хезмәт сөючәнлекләре һәм бурычларына тугрылыклары өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телим!"- диелә котлауда.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International